news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккей клубы «ШАЯН ТВ» белән берлектә балалар өчен «Шаян матч» үткәрәчәк

«Ак Барс» хоккей клубы «ШАЯН ТВ» белән берлектә балалар өчен «Шаян матч» үткәрәчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

13 февральдә Татарстанның ике хоккей командасы арасындагы матч «ШАЯН ТВ» телеканалы белән берлектә узачак.

«Ак Барс» хоккей клубы сайтында хәбәр ителгәнчә, Казанның «Ак Барс» һәм Түбән Каманың «Нефтехимик» командалары арасындагы «Шаян матч» яшь тамашачыларга багышланачак. Хоккей матчы беренче тапкыр «ШАЯН ТВ» телеканалында күрсәтелә.

«Ак Барс» – «Нефтехимик» уены Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда 19:30 сәгатьтә башлана. Матч алдыннан балалар өчен төрле уеннар, күңел ачу чаралары оештырыла. Боз сараендагы алып баручылар, дикторлар, комментаторлар, корреспондетлар ролендә «ШАЯН ТВ» алып баручылары була.

Әлеге матчка 7-17 яшьтәге балалар өчен билетларга 30 процент ташлама каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100