Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» хоккей клубы Казанда биш ачык боз мәйданчыгын төзекләндерәчәк
«Ак Барс» хоккей клубы Татарстан башкаласында биш ачык боз мәйданчыгын ремонтлаячак. Яңартылган спорт кортлары шәһәрнең Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү, Идел буе һәм Совет районнарында барлыкка киләчәк.
Кичә кич, «Казан» гаилә үзәге янында узган команданың яңа составын тәкъдим итү вакытында спортчылар шәһәр администрациясенә кортларны ремонтлау һәм торгызуга сертификат тапшырдылар. Барлык эшләр дә агымдагы елның көзендә тәмамланырга тиеш, дип хәбәр иттеләр хоккей клубының матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, 30 августта, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә, «Ак Барс»ның яңа составын тәкъдим итү булды. Уенчылар, тренерлар һәм клуб җитәкчелеге үз балалары белән сәхнәгә чыгып, шәһәрлеләрне бәйрәм белән котладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз