news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» хоккей клубы ачык тренировка уздырды

«Ак Барс» хоккей клубы ачык тренировка уздырды

«Ак Барс» хоккей клубы үз базасында журналистлар өчен ачык тренировка үткәрде. Әлеге чарада командага кушылган яңа уенчылар да катнашты.

Тренировкада Брендон Биро, Уайатт Калинюк һәм Михаил Фисенко бозга чыкты. Төп составтан бозга чыкмаган бердәнбер уенчы — капкачы Тимур Билялов булды. Ул операциядән соң савыгу чорын уза.

Команда сезонга әзерлекне 3 августта башлап җибәрде. Моңа кадәр, 31 июльдән 2 августка кадәр, хоккейчылар медицина тикшерүе узды.

6 августта «Ак Барс» Әлмәттә «Нефтяник» командасына каршы беренче контроль матчын үткәрәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot