news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Владивосток кунакларын отты, команда сакчысы Никита Лямкин 100нче очкосын җыйды

«Ак Барс» Владивосток кунакларын отты, команда сакчысы Никита Лямкин 100нче очкосын җыйды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Владивосток шәһәренең «Адмирал» командасын җиңде. Уен «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Беренче период голларсыз узды.

Икенче периодның сигезенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Семён Кошелев исәпне ачты (1:0). Тугызынчы минутта «Ак Барс» сакчысы Никита Лямкин гол кертте һәм Континенталь хоккей лигасында 100нче очкосын җыйды (2:0).

Өченче периодның беренче минутында Казан командасы капитаны Дмитрий Яшкин гол кертте. Дүртенче минутта Семён Кошелев икенче алкасын кертеп дубль ясады (4:0). Әлеге голдан соң «Адмирал» капкачысын алмаштырды: бозга Андрей Мишуров урынына Василий Демченко чыкты.

Җиденче минутта, «Адмирал» күпчелектә уйнаганда, Джек Родуолд алканы Казан командасы капкасына кертте (4:1). Унөченче минутта «Адмирал» һөҗүмчесе Александр Шевченко гол кертте (4:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
  • Коршков – Сафонов – Галимов, Журавлёв – Марченко;
  • Терехов – Бабенко – Кошелев, Юдин – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Крутов (Җамалтдинов), Евсеев.

«Адмирал»

  • Мишуров (Демченко);
  • Петьков – Родуолд – Завгородний, Грман – Шулак;
  • Сошников – Шестаков – Петухов, Шепелев – Метальников;
  • Гутик – Шэн – Николаев, Ручкин – Солянников;
  • Шевченко – Основин – Муранов.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» – «Металлург» матчы 29 октябрьдә 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100