news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» – «Витязь» матчында тугыз гол керде, өчесенең авторы – Дмитрий Яшкин

«Ак Барс» – «Витязь» матчында тугыз гол керде, өчесенең авторы – Дмитрий Яшкин
Салават Камалетдинов, архив

18 сентябрь кичендә булган уенда Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәү өлкәсенең «Витязь» командасын 5:4 исәбенә җиңде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Беренче период. Уенның беренче минутында ук «Витязь» уенчысы Виталий Попов исәпне ачты (0:1). Җиденче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Яшкин исәпне тигезләде (1:1). Периодның соңгы секундларында Дмитрий Кателевский Казан командасын алга чыгарды (2:1).

Икенче период. Икенче минутта Дмиртий Яшкин, «Витязь» капкасына икенче алкасын кертеп, дубль ясады (3:1). Унынчы минутта, «Ак Барс» азчылыгы вакытында, команда алка керттерде, гол авторы – «Витязь» һөҗүмчесе Станислав Яровой (3:2).

Өченче период. Унынчы минутта исәп яңадан тигезләште, «Витязь» уенчысы Илья Аркалов гол кертте (3:3). Унҗиденче минутта «Витязь» алга чыкты, алканы Дерек Барак кертте (3:4). Периодның соңгы минутында Дмитрий Яшкин, өченче алкасын кертеп, хет-трик ясады (4:4).

Өстәмә вакытның беренче минутында Вадим Шипачёв голы «Ак Барс»ка җиңү китерде (5:4).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Әхтәмов);
  • Галиев – Семёнов – Радулов, Юдин – Журавлёв
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Яшкин, Адамчук – Лямкин;
  • Җәфәров – Сафонов – Терехов, Хенкель – Лучевников;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк (Быков), Евсеев.

«Витязь»

  • Шикин (Дорожко);
  • Кара – Попов – Яремчук, Валенцов – Педан;
  • Яровой – Барак – Руденков, Рой – Зотов;
  • Ануфриев – Цицюра – Савчик, Головков – Воронков;
  • Аркалов – Козлов – Гончаров (Алмазов), Бусыгин.

«Ак Барс»ның киләсе уены Казанда «Татнефть Арена» боза сараенда узачак. «Салават Юлаев» командасына каршы матч 24 сентябрьдә 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100