news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" Уфада "Салават Юлаев" командасыннан өстен чыкты

Казан командасына серияне үз файдасына төгәлләү өчен тагын 1 җиңү генә кирәк.

"Ак Барс" Уфада "Салават Юлаев" командасыннан өстен чыкты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасының Гагарин кубогы өчен барган көрәштә, Көнчыгыш конференция 1/4 финал раундында чираттагы җиңүен яулады. Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре Уфада "Салават Юлаев" командасына каршы бишенче матчны үз файдасына төгәлли алды – 2:1.

"Ак Барс" исәпне беренче период азагына таба ачты. Гол авторы – Владимир Ткачев. Бу Владимирның быелгы плей-оффта керткән беренче алкасы булды. Икенче периодта голлар күреп булмады, ә уен азагына якынлашканда "Ак Барс" җиңүне кулдан ычкындыра язды – боз хуҗалары капкачыны алтынчы уенчыга алмаштырып, 44 секунд калып барганда исәпне тигезли алды. Бәхеткә, "Ак Барс" хоккейчылары бик тиз "уянды" һәм матч төгәлләнергә 7 секунд кала җиңү китергән алка кертте. 

 Чираттагы уен 2 мартта Казанда уза. Казан командасына серияне үз файдасына төгәлләү өчен тагын 1 җиңү генә кирәк. 

КХЛ. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция, 1/4 финал раунды. "Салават Юлаев" (Уфа) – "Ак Барс" (Казан) – 1:2 (0:1, 0:0, 1:1).

0:1 Ткачёв (Азеведо, Секач, 15:01, күплектә).

1:1 Капризов (Леписто, Умарк, 59:16).

1:2 Азеведо (Ткачёв, 59:53).

Капкачылар: Сведберг – Гарипов.

Сериядә исәп: 1 - 3 (1:2, 1:2, 4:3, 1:2).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100