Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» уенчысы үзенең ничек ураза тотуы турында сөйләде
Шушы көннәрдә Альберт Яруллин Казан клубы белән контрактын киләсе сезон азагына кадәр озайтты.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Казан «Ак Барс»ының 27 яшьлек уенчысы Альберт Яруллин мөселманнар өчен изге Рамазан аеның ничек үтүе турында сөйләде.
«Мин сезгә Рамазан аен ничек үткәрүем турында сөйлим. Иртән сәгать 11гә кадәр йоклыйсың, аннары үз эшләрең белән шөгыльләнәсең, ә 16да тренировка башлана. Беренче тапкыр 19: 30 тирәсендә ашарга мөмкин. Аның каравы, бер стакан суның кадерен белә башлыйсың. Икенче кичке аш якынча уникенче яртысыда була. Бу - минем динем, мин ислам таләп иткән бөтен нәрсәне үтим», — дип сөйләгән Яруллин «Спорт-Экспресс»ка.
Уенчы сүзләренә караганда, хоккей аңа дини йолалар кылырга комачауламый. Хәтта уеннар вакытында да.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз