news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» уенчысы Данис Зарипов имгәнү сәбәпле «Слован»га каршы уйный алмый

Бүгенге уен Казан бозында уза.

«Ак Барс» уенчысы Данис Зарипов имгәнү сәбәпле «Слован»га каршы уйный алмый
Ильнар Тухбатов

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» командасы һөҗүмчесе Данис Зарипов имгәнү сәбәпле Братиславаның «Слован» командасына каршы уенга чыга алмый. Бу хакта клубның матбугат хезмәте җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, Данис Зарипов чәршәмбе көнне «Йокерит»ка каршы уенда имгәнгән иде. Ул матчта һөҗүмче ике периодта гына бозга чыкты.

Шулай итеп, Данис Зарипов берничә матчта катнашмаячак.

«Ак Барс» – «Слован» матчы бүген Казанда 19.30 сәгатьтә башлана. Зарипов урынына «Йокерит»ка каршы уенда катнашмаган Александр Свитов чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100