Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Ак Барс” уенчылары Рөстәм Миңнехановка рюкзак бүләк итте
Татарстан Президенты плей-офф алдыннан хоккейчылар белән очрашты.
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Артур Шипилов). Казанның “Ак Барс” хоккей клубы уенчылары плей-офф алдыннан Татарстан Президенты белән традицион очрашуда Рөстәм Миңнехановка фирма рюкзагы һәм клуб фотосын бүләк итте.
“Традиция буенча плей-офф алдыннан очрашабыз. Узган ел сез ясаган бүләк өчен рәхмәт. Команда әзер булган очракта, ул барсын да булдыра. Сез - безнең команда һәм нәтиҗә нинди булуга карамастан, безнеке булып каласыз. Сезгә имгәнүләр алмаска, уңышлар телибез һәм шатлыклы хәбәрләр көтәбез", - диде Татарстан Президенты.
"Беренче урын берәү генә һәм аны алырга кирәк, әмма бу турыда гына уйларга ярамый. Хоккей – күмәк уен һәм теләсә нинди хата күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин”, - диде Рөстәм Миңнеханов командага.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс” командасы уенын һәрвакыт күзәтеп баруын һәм борчылуын әйтте. “Уеннарда булганда миңа авыр. Тренерның борчылуына карап, мин дә шулай ук борчылам", - диде ул.
“Безгә ышанычыгыз һәм ярдәмегез өчен рәхмәт”, - диде “Ак Барс” капитаны Александр Свитов.
Республика Президенты бүләкләр өчен рәхмәт әйтте һәм клуб белән фотога төште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз