Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Ак Барс" уенчылары "Металлург" командасы белән очраша
Казандагы очрашу 19 сәгатьтә башлана
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген "Татнефть-арена" боз сараенда "Ак Барс" (Казан) белән "Металлург" (Магнитогорск) командалары арасында КХЛ чемпионатының чираттагы матчы була.
Очрашу 19 сәгатьтә башлана. Матчка Роман Гофман, Анатолий Захаров, Сергей Шелянин, Роман Шихано кергән хөкемдарлар командасы хезмәт күрсәтә, дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.
Бу сезонда командалар бер-берсе белән дүрт тапкыр уйнаган. Әлеге очрашуларның нәтиҗәләре: Магнитогорскида - 1:2 буллитлар буенча (Мирнов; Бирюков, Зарипов), 3:2 (Ткачев, Медведев, Денисов; Зарипов, Мозякин) һәм 1:3 (Обухов; Мозякин, Тимкин, Платонов). Казанда - 0:1 (Зарипов). Россия чемпионатлары кысаларында "Ак Барс" белән "Металлург" 87 тапкыр очрашкан. Казанлылар активында 43 җиңү, 40 җиңелү бар, 4 уен тигез исәпкә тәмамланган (алкалар аермасы 222-211).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз