news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" уенчылары Эмиль Гарипов белән Владимир Ткачев ил җыелмасына чакыру алды

Россиянең Олимпия җыелмасы "Еврочеллендж" кысаларында Франция командасына каршы ике матч уздыра.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). "Ак Барс" уенчылары – капкачы Эмиль Гарипов белән һөҗүмче Владимир Ткачев Франция һәм Германиядә узачак дөнья чемпионатына әзерлек узу өчен ил җыелмасы составында җыеннарга чакыру алды. Милли җыелма команданың резерв составы "Новогорск" күнегүләр үзәгендә шөгыльләнәчәк. 

Россия хоккей федерациясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Олег Браташ һәм Игорь Никитин җитәкләгән команда 12 апрельдә Чиләбегә юл тота. Анда алар 13 һәм 15 апрельдә Франция җыелмасына каршы "Еврочеллендж" кысаларында ике уен уздыра.

Россия җыелмасының составы: капкачылар – Илья Сорокин (ЦСКА), Андрей Кареев («Нефтехимик»), Эмиль Гарипов («Ак Барс»); сакчылар – Богдан Киселевич, Игорь Ожиганов, Артем Блажиевский, Михаил Науменков (барысы да – ЦСКА), Илья Любушкин, Владислав Гавриков (икесе дә – «Локомотив»), Захар Арзамасцев («Салават Юлаев»), Андрей Миронов («Динамо» Мәскәү), Ярослав Дыбленко («Спартак»); һөҗүмчеләр – Владимир Ткачев («Ак Барс»), Степан Санников, Максим Шалунов, Сергей Шумаков (барысы да – «Сибирь»), Андрей Светлаков, Валерий Ничушкин, Иван Телегин, Сергей Андронов, Максим Мамин (барысы да – ЦСКА), Егор Коршков, Павел Красковский (икесе дә – «Локомотив»), Анатолий Голышев («Автомобилист»), Антон Бурдасов («Авангард»).

Тагын бер һөҗүмче Кирилл Капризов ("Салават Юлаев") үзлегеннән күнегүләр уза һәм командага сихәтләнү белән кушылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100