news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» уенчылары, бер алка да кертмичә, «Спартак»ка 2:3 исәбе белән җиңелде

«Ак Барс» — «Спартак» уенында кергән биш алканы Мәскәү хоккейчылары ике капкага кертте.

«Ак Барс» уенчылары, бер алка да кертмичә, «Спартак»ка 2:3 исәбе белән җиңелде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «Спартак» командасына 2:3 исәбе белән җиңелде. Уен Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда узды.

Беренче период. Алтынчы минутта исәп ачылды. «Ак Барс» һөҗүмчесе Стефан Да Костаның бәрүеннән соң алка, башта «Спартак»ның бер уенчысының тимераягына, аннан соң икенчесенең кәшәкәсенә тиеп, Мәскәү командасы капкасына керде (1:0).

Икенче периодта голлар булмады.

Өченче период. Өченче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, «Спартак» капкасына икенче алка керде, ул да, беренче гол кебек, «Спартак»ның үз уенчысына тиеп керде (2:0). Гол «Ак Барс» сакчысы Микаэль Викстранд исәбенә язылды. Унберенче минутта Мәскәү командасы капитаны Анатолий Никонцев «Ак Барс» капкасына гол кертте (2:1).

Унсигезенче минутта исәп тигезләште, «Спартак» һөҗүмчесе Робин Ганзл исәпне 2:2 итте. Өченче период тәмамланганда, тигез исәп сакланды, шуңа командаларга өстәмә вакыт бирелде. Овертаймның өченче минутында 2014-2016 елларда «Ак Барс»та уйнаган хәзерге «Спартак» хоккейчысы Яков Рылов гол кертте һәм командасына җиңү китерде (2:3).

Командалар составы:

 «Ак Барс»

  • Рейдеборн (Билалов);
  • Галимов — Да Коста — Тихонов, Викстранд — Мёрфи;
  • Галиев — Кормье — Воронков, Яруллин — Хенкель;
  • Лукоянов — Сафонов — Глухов, Юдин — Лямкин;
  • Фисенко — Бурмистров — Любимов (Зарипов), Журавлёв.

«Спартак»

  • Гудачек (Трушков);
  • Широков — Лехтеря — Радил, Рылов — Вишневский;
  • Фёдоров — Торченюк — Никонцев, Зубарев — Никишин;
  • Талалуев — Ганзл — Бакош, Кулик — Сериков;
  • Злобин — Юньков — Цыплаков (Авершин), Соколов.

Киләсе уенны «Ак Барс» шулай ук Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Барыс» уены 23 февраль көнне 14:30 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100