Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» уенчылары Бөтенроссия хоккей көнендә җиңү яулады
«Ак Барс» — «Динамо» уены исәбе — 5:2.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бөтенроссия хоккей көнендә, «Ак Барс» хоккейчылары Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Мәскәүнең «Динамо» командасын кабул итте. «Ак Барс» — «Динамо» матчы боз хуҗалары файдасына 5:2 исәбе белән төгәлләнде.
Әлеге матчта 2000-2001 елларда «Ак Барс»та тренер булган Владимир Крикунов һәм шул ук командада уйнаган Дмитрий Квартальнов Казан бозында очрашты. Хәзер Квартальнов — «Ак Барс» тренеры, ә Крикунов «Динамо”ныкы.
Беренче период. Сигезенче минутта «Ак Барс» сакчысы Микаэль Викстранд исәпне ачып җибәрде (1:0). Унынчы минутта Михаил Глухов «Динамо» капкасына гол кертте (2:0). Уникенче минутта Глухов үз исәбенә икенче алкасын язып куйды (3:0).
Өч алка керттергәннән соң, «Динамо» капкачысын алмаштырды: Иван Бочаров урынына Александр Ерёменко чыкты. Унөченче минутта «Динамо» һөҗүмчесе Илья Круглов, гол кертеп, командасының артка калышуын киметте (3:1). Уналтынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов исәпне 4:1 итте.
Икенче периодның икенче минутында «Динамо» һөҗүмчесе Максим Афиногенов гол кертте (4:2). Унтугызынчы минутта Станислав Галиев, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, алка кертте (5:2).
Өченче периодта кертелгән алкалар булмады.
Командалар составы:
«Ак Барс»:
Рейдеборн (Мифтахов);
Фрэттин — Ткачёв — Кара, Лямкин — Викстранд;
Галиев — Тихонов — Зарипов, Педан — Хенкель;
Дыняк — А. Галимов — Ли, Рукавишников — Юдин;
Лукоянов — Глухов — Э. Галимов (Лещенко), Журавлёв.
«Динамо»:
Бочаров (Ерёменко);
Тарасов — Шипачёв — Яшкин, Хиетанен — Чайковски;
Петерссон — Индрашис — Афиногенов, Лямин — Зайцев;
Брюквин — Игумнов — Алексеев, Миронов — Огурцов;
Моисеев — Ефремов — Круглов (Муранов), Григорьев.
«Ак Барс» киләсе уенын Санкт-Петербург шәһәрендә үткәрәчәк. «СКА» — «Ак Барс» матчы 4 декабрь көнне 19:30 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз