Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» уенчылары Альберт Яруллин һәм Артем Михеев Олимпия җыелма командасына керде
Россия җыелма командасы 5 һәм 6 апрельдә Минскида Беларусь җыелма командасына каршы уйнаячак.
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). «Ак Барс» уенчылары - һөҗүмче Артем Михеев һәм сакчы Альберт Яруллин Россия Олимпия җыелма командасы составына кертелде. Бу хакта Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хоккейчылар 5 һәм 6 апрельдә Минскида узачак Беларусь җыелма командасына каршы күргәзмә матчларында катнашачак.
Милли команданың тренерлар штабы күрше ил башкаласына баш тренер Олег Браташ, тренер Константин Горовиков һәм капкачылар тренеры Александр Колобков составында барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз