news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» уен башында 3 алкага калышып барса да, җиңүгә иреште

«Ак Барс» уен башында 3 алкага калышып барса да, җиңүгә иреште
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары «Витязь» командасын 5:3 исәбенә җиңде. Уен Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә узды.

Беренче периодның беренче минутында ук исәп ачылды, голны «Витязь» уенчысы Алексей Макеев кертте (1:0). Алтынчы минутта һөҗүмче Александр Дарьин икенче голны кертте (2:0). Ике минут та үтмәде, Адрей Чивилёв «Витязь»не тагын бер алкага алга чыгарды (3:0).

Өченче голдан соң «Ак Барс» капкачысын алмаштырды: бозга Тимур Билалов урынына Әмир Мифтахов чыкты. Унҗиденче минутта Казан командасы капитаны Дмитрий Яшкин гол кертте (3:1).

Икенче периодның алтынчы минутында Илья Сафонов «Ак Барс»ның калышуын киметте (3:2).

Өченче периодның беренче секундларында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Николас Петан исәпне тигезләде (3:3). Унөченче минутта, шулай ук Казан командасы күпчелеге вакытында, Артём Галимов «Ак Барс»ны алга чыгара алды (3:4). Период ахырында «Ак Барс» азчылыкта калды, ә «Витязь» капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды. Командалар алтыга-дүрт форматында уйнаса да, Никита Дыняк капканың буш калуыннан файдалана алды, бишенче голны кертте (3:5).

Командалар составы:

«Витязь»

  • Дорожко (Шикин);
  • Зубов – Готье – Аркалов, Рыков – Педан;
  • Бучельников – Барак – Макеев, Бусыгин – Стюарт;
  • Яровой – Чивилёв – Калинин, Головков – Валенцов;
  • Дарьин – Галузин – Ежов (Детков), Малоросиянов.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Петан – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Журавлёв – Марченко;
  • Коршков – Комков – Кошелев, Лучевников – Юдин;
  • Дыняк – Кателевский – Бровкин (Җамалтдинов), Евсеев.

«Ак Барс»ның киләсе уены Уфада узачак. «Салават Юлаев» командасына каршы матч 8 декабрь көнне 14:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100