news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» уен башында 0:2 исәбенә җиңелеп барса да, Омск командасын җиңә алды

«Ак Барс» уен башында 0:2 исәбенә җиңелеп барса да, Омск командасын җиңә алды
Салават Камалетдинов, архив

Бүген «Ак Барс» - «Авангард» плей-офф сериясенең өченче уенында Казан командасы җиңде. Матч исәбе – 2:3.

  • Казанның «Ак Барс» һәм Омск шәһәренең «Авангард» командалары Гагарин кубогы өчен көрәшнең финалына чыгарга көч сынаша. Финалга дүрт җиңү яулаган команда чыгачак. Хәзер «Ак Барс» исәбендә ике җиңү, «Авангард»та - бер. Уен Омск шәһәрендә узды.

Беренче период голларсыз үтте (0:0).

Икенче период. Ундүртенче минутта Омск командасы һөҗүмчесе Рид Буше исәпне ачты (1:0).

Өченче период. Алтынчы минутта «Авангард» уенчысы Владимир Ткачев командасын тагын бер алкага алга чыгарды (2:0). Унбишенче минутта «Ак Барс»ның унсигез яшьлек сакчысы Никита Евсеев плей-оффта беренче голын кертте (2:1). Унҗиденче минутта «Ак Барс» капитаны Александр Радулов исәпне тигезләштерде (2:2).

Өстәмә вакытның унөченче минутында Вадим Шипачёв гол кертте, «Ак Барс» җиңде (2:3).

Командалар составы:

«Авангард»

  • Демченко (Мишуров);
  • Ткачёв – Найт – Буше, Шәрипҗанов – Пайгин;
  • Грицюк – Броадхёрст – Толчинский, Береглазов – Сведберг;
  • Якупов – Дергачёв – Телегин, Белов – Чистяков;
  • Дедунов – Малыхин – Жарков.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Воронков – Сафонов – Радулов, Юдин – Лучевников;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Адамчук – Лямкин;
  • Галиев – Семёнов – Панюков, Хафизуллин – Журавлёв;
  • Лукоянов – Галимов – Дыняк (Терехов), Евсеев.

«Ак Барс» – «Авангард» сериясенең киләсе уены да Омск шәһәрендә үтәчәк. Матч 7 апрель 16:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100