news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Түбән Новгород командасына җиңелде

«Ак Барс» Түбән Новгород командасына җиңелде
Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары «Торпедо» командасына 1:2 исәбенә оттырды. Матч Түбән Новгородта узды.

Әлеге уен «Ак Барс» сакчысы Дмитрий Юдин өчен Континенталь хоккей лигасында 500нчесе булды.

Беренче период. Унсигезенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Торпедо» һөҗүмчесе Никита Артамонов исәпне ачты (1:0).

Икенче период уртасында «Торпедо» капкачысын алмаштырды, бозга Адам Хуска урынына Иван Кульбаков чыкты. Берничә минуттан капкачылар кире алмашынды.

Өченче период. Икенче минутта «Ак Барс» хоккейчысы Дмитрий Кагарлицкий гол кертте (1:1).

Өстәмә вакытның икенче минутында алканы «Торпедо» һөҗүмчесе Василий Атанасов кертте һәм командасына җиңү китерде (2:1).

Командалар составы:

«Торпедо»

  • Хуска (Кульбаков);
  • Коваленко — Летунов — Артамонов, Бокун — Конюшков;
  • Воронин — Ларионов — Атанасов, Сизов — Силаев;
  • Ян — Белевич — Савунов, Орлов — Марин;
  • Фирстов — Ураков — Веряев.

«Ак Барс»

  • Әхтәмов (Арефьев);
  • Галиев – Семёнов – Радулов, Юдин – Лучевников
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Яшкин, Адамчук – Лямкин;
  • Быков – Сафонов – Петров, Хенкель – Евсеев;
  • Лукоянов – Кателевский – Җәфәров (Терехов), Альметкин.

«Ак Барс»ның киләсе уены Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Амур» командасына каршы матч 1 октябрьдә 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100