news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Түбән Камада «Нефтехимик»ны отты, плей-офф сериясе исәбе – 2:1

«Ак Барс» Түбән Камада «Нефтехимик»ны отты, плей-офф сериясе исәбе – 2:1

«Ак Барс» – «Нефтехимик» плей-офф сериясенең өченче уены «Ак Барс» хоккейчылары файдасына тәмамланды.

Казанның «Ак Барс»ы Түбән Каманың «Нефтехимик» командасын 4:1 исәбенә отты. Матч Түбән Каманың «Нефтехим Арена» боз сараенда узды. 3 март Казанда үткән уен да шундый ук исәпкә төгәлләнгән иде.

  • «Нефтехимик» белән «Ак Барс» дүрт җиңүгә кадәр үзара көч сынаша. Дүрт тапкыр җиңелгән команда Гагарин Кубогы өчен ярыштан төшеп кала. Хәзергә «Ак Барс» исәбендә ике җиңү, «Нефтехимик»ныкында – бер.

Беренче периодның унберенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров исәпне ачты (0:1).

Икенче периодның икенче минутында, «Нефтехимик» күпчелектә уйнаганда, исәп тигезләште, алканы Павел Порядин кертте (1:1). Җиденче минутта Илья Сафонов голы «Ак Барс»ны яңадан алга чыгарды (1:2).

Өченче период. Унынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Никита Дыняк гол кертте (1:3). Период ахырында «Нефтехимик» капкачысы урынына алтынчы мәйдан уенчысын чыгарды, һәм Александр Радулов алканы Түбән Кама командасының буш капкасына кертте (1:4).

Командалар составы:

«Нефтехимик»

  • Тихомиров (Судницин);
  • Порядин – Митякин – Камара, Хохлов – Воробьёв;
  • Шәфигуллин – Галимов – Лещенко, Гончаров – Березин;
  • Белозёров – Чивилёв – Назаров, Кашников – Леонтьев;
  • Бикмуллин – Попов – Купцов (Якупов), Петрищев.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Воронков – Сафонов – Радулов, Лучевников – Войнов;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Юдин – Хенкель;
  • Галиев – Семёнов – Панюков, Адамчук – Лямкин;
  • Лукоянов – Галимов – Дыняк (Терехов) Евсеев.

Киләсе уен да Түбән Каманың «Нефтехим Арена» боз сараенда булачак. «Нефтехимик» — «Ак Барс» матчы 7 март 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100