news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» Түбән Кама бозында «Нефтехимик»ны җиңде

«Ак Барс» Түбән Кама бозында «Нефтехимик»ны җиңде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Бүген Түбән Каманың «Нефтехимик» һәм Казанның «Ак Барс» хоккей командалары каршылыгында Казан уенчылары җиңде. Уен Түбән Камада узды.

Беренче период голларсыз узды (0:0).

Икенче периодның алтынчы минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Яшкин исәпне ачты (0:1). Унберенче минутта Александр Барабанов «Нефтехимик» капкасына икенче алканы кертте (0:2).

Өченче периодның беренче секундларында ук «Нефтехимик» уенчысы Андрей Белозёров гол кертте. Гол Түбән Кама командасы күпчелектә уйнаганда керде (1:2). Унтугызынчы минутта Никита Дыняк алканы «Нефтехимик»ның буш капкасына кертте (1:3).

Командалар составы:

«Нефтехимик»

  • Долганов (Озолин);
  • Точилкин – Хоружев – Селезнёв, Сериков – Пастухов;
  • Белозёров – Митякин – Артамонов, Хафизуллин – Душак;
  • Барулин – Дергачёв – Юртайкин, Федотов – Профака;
  • Шәфигуллин – Николишин – Надворный (Соколов), Хәйруллин.

«Ак Барс»

  • Билалов (Арефьев);
  • Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
  • Хмелевский – Сафонов – Пустозёров, Карпухин – Марченко;
  • Сем. Терехов – Фисенко – Денисенко, Фальковский – Лучевников;
  • Дыняк – Кателевский – Бровкин (Җамалтдинов).

16 декабрьдә 19:00 сәгатьтә «Ак Барс» Казанда Уфаның «Салават Юлаев»ына каршы көч сынашачак, ә «Нефтехимик» Түбән Кама бозында Түбән Новгородның «Торпедо» командасын кабул итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot