news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» ЦСКА белән матчта җиңелде

Мәскәү кунаклары 3:1 исәбе белән җиңде

  (Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Кичә КХЛ даими чемпионаты матчында ЦСКА «Ак Барс»ны үз мәйданчыгында 1:3 исәбе белән җиңде.

Билгеләп үтик, казанлылар күптән кадрларга җитди кытлык кичермәген иде. Уенчылар җәрәхәт алу аркасында, бер атнада команда өч сакчысыз калды, шулай ук форвард Михаил Глухов та шулар исәбендә.
.
Бары тик голкипер Эмиль Гарипов буенча гына тренер штабының проблемалары юк. Казанлылар түбәндәге составта боз өстенә чыкты. Беренче звено: сакчылар Степан Захарчук – Василий Токранов, һөҗүмчеләр Джастин Азеведо – Михаил Жуков – Иржи Секач. Икенче: Михаил Сидоров – Атте Охтамаа, Адрей Чибисов – Владимир Ткачев – Артем Лукоянов. Өченче: Дамир Мусин – Роман Абросимов, Михаил Варнаков – Андрей Попов – Антон Глинкин. Дүртенче: Дмитрий Архипов – Денис Голубев, Дмитрий Обухов – Александр Свитов – Максим Лазарев.

8 сентябрьдә казанлылар киләсе турда Мәскәүнең «Динамо» командасы белән уйнаячак.
«Ак Барс» – ЦСКА – 1:3 (0:0, 1:2, 0:1)

Алканы аттылар: Анд. Попов (24) – Мамин (24), Ал. Попов (35), Петров (56).
Штраф: 2 – 2.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100