news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» ЦСКА белән матчта буллитлар буенча җиңде

Песонен буллит сериясендә казанлыларга җиңү алып килде

 (Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Кичә Казанның «Ак Барс» командасы КХЛ чемпионатының күчмә матчында геройларча җиңү яулады.

Мәскәүдә ЦСКА командасына каршы матч 3:2 исәбе белән кунакларның җиңүе белән тәмамланды. Яне Песоненның буллит сериясендә төгәл атуы, Зиннәтулла Биләлетдинов спортчыларына җиңү алып килде.

Бу “Ак Барсны”ның күчмә серияләрдә ике тапкыр җиңелүдән соң, беренче тапкыр уңышка ирешүе. Берничә көннән казанлылар Череповецта “Северсталь” белән очрашачак.

ЦСКА – "Ак Барс" – 2:3 Б (0:0, 2:0, 0:2, 0:0, 0:1)
Гол
лар: Да Коста (бол., Зайцев), 20:56 - 1:0. Да Коста (бол., Денисов), 31:27 - 2:0. Обухов, 46:34 - 2:1. Песонен (бол., Бурмистров, Медведев), 57:15 - 2:2.
Җиңү буллитлары: Песонен.
Капкачылар: Галимов - Нильссон.

news_right_1
news_right_2
news_bot