news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккей клубы тренировкаларын 15 июльдә башлаячак

Команда Татарстан башкаласында тренировка җыеннары һәм турнир, шулай ук Казанда, Әлмәттә һәм Мәскәүдә контроль уеннар уздырырга планлаштыра.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккей клубы киләсе сезонга әзерләнү графигын чыгарды. Хоккейчылар 2020 елның сезон алды җыеннарын Татарстан башкаласында клуб базасында уздырачак. Бу «Ак Барсы»ның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уенчылар Татарстанга 11-12 июльдә киләчәк. 13-14 июльдә команда медицина тикшеренүе узачак, ә 15-30 июльдә бозда һәм җирдә тренировкалар уздырачак.

Казан хоккейчылары беренче контроль уеннарны 31 июльдә һәм 1 августта үз бозларында «Нефтехимикка» каршы уйнаячак. Бу уеннардан соң команда Казанда тренировкаларын дәвам итәчәк, ә 4 августта Әлмәтнең «Нефтяник» командасы белән очрашачак.

Киләсе контроль матчлар Мәскәүдә 9-13 августта узар дип планлаштырыла. Анда «Ак Барс» ике тапкыр «Динамо» һәм бер тапкыр ЦСКА белән уйнаячак. Уеннарның төгәл көне һәм вакыты соңрак билгеле булачак.

Команданың сезонга әзерлеге Казанда тренировкалар һәм 19-23 августта TANECO Чемпионнар кубогы турниры белән дәвам итәчәк. Анда төрле елларда Гагарин кубогын алган «Ак Барс», «Металлург», «Салават Юлаев» һәм СКА командалары катнашачак. Сезонга әзерләнүнең уен өлеше 26-27 августта ике контроль уен белән төгәлләнәчәк. Көндәшләр, матчларны уздыру вакыты һәм көне ачыклана.

КХЛның 2020-2021 елгы сезоны 2 сентябрьдә башланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100