news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» тренеры: Эмиль Галимов хезмәт хакы белән килешмәгәнгә командадан китте

Дмитрий Квартальнов хоккейчы Стефан Да Костаның Казан клубына күчүен аңлатты.

«Ак Барс» тренеры: Эмиль Галимов хезмәт хакы белән килешмәгәнгә командадан китте
"Ак Барс"ның матбугат хезмәте

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры Дмитрий Квартальнов трансфер базарындагы эшкә һәм форвард Эмиль Галимовның Петербургның СКА командасына китүенә аңлатма бирде.

«Без бөтен составы саклап калырга теләдек. Мин Казанга килгән вакыттан, безгә 18 яңа хоккейчы килде. Бу бик күп, безнең бергә эшләп китә алуыбыз яхшы булды. Кызганычка каршы, югалтуларсыз булмады. Эмиль Галимов белән бәйле вазгыятьтә хезмәт хакларының киселүе чагылыш тапкандыр дип уйлыйм. Мин күп егетләрнең бу хәлне аңлауларына һәм финанс яктан кыскартылуга ризалашуларына шатмын», — дип сөйләгән белгеч КХЛның рәсми сайтына.

Шулай ук Квартальнов составта француз форварды Стефан Да Костаның барлыкка килүен аңлатты. «Анарда билгеле бер осталык бар. Безгә беренче күпчелек махсус бригаданың уенын көчәйтергә кирәк. Беренче чиратта ул безгә бу компонентта ярдәм итәргә тиеш», — ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot