news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» — «Трактор» хоккей матчында, дүрт алкага өстен чыгып, «Ак Барс» җиңде

«Ак Барс»ка каршы өч Казан хоккей мәктәбе шәкерте уйнады.

«Ак Барс» — «Трактор» хоккей матчында, дүрт алкага өстен чыгып, «Ак Барс» җиңде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Чиләбенең «Трактор» командасын җиңде.  Уен исәбе — 5:1.

Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Әлеге уенда «Трактор» командасы составында Казан хоккей мәктәбе шәкертләре капкачы Эмиль Гарипов, һөҗүмче Владимир Ткачёв һәм сакчы Альберт Яруллин бозга чыкты. Алар — 2018 елда, «Ак Барс»та уйнап, Гагарин Кубогын алган хоккейчылар. 

Бу өч хоккейчыны «Татнефть Арена» трибуналары җылы каршы алды, аларны игълан иткәндә алкышлады. «Трактор» сакчысы Альберт Яруллин бүген бозда капитан вазифаларын да башкарды.

Беренче период башында «Трактор» азчылыкта калды, аларның ике уенчысы штрафчылар эскәмиясенә юнәлде. Өченче минутта «Ак Барс» исәпне ачты, алка бишкә-өч форматында уйнаганда керде, гол авторы — сакчы Стивен Кэмпфер (1:0). Сигезенче минутта «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов гол кертте (2:0).

Унбишенче минутта «Трактор» капкасына өченче алка керде, әлеге голны да «Ак Барс» күпчелектә кертте, өченче алка Кирилл Петров исәбендә (3:0). Унсигезенче минутта «Трактор» һөҗүмчесе Виталий Абрамов гол кертте (3:1).

Икенче период. Ундүртенче минутта «Ак Барс», азчылыкта уйнаса да, гол кертә алды, алканы сакчы Стивен Кэмпфер кертте (4:1).

Өченче период. Алтынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Панюков «Трактор» капкасына бишенче алканы кертте (5:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Кагарлицкий — Галимов — Коваленко, Хенкель — Кэмпфер;
  • Тарасов — Уил — Петров, Юдин — Журавлёв;
  • Панюков — Линдхольм — Дыняк, Адамчук — Лямкин;
  • Лукоянов — Сафонов — Зарипов (Кателевский), Рукавишников.

«Трактор»

  • Гарипов (Вилл);
  • Абрамов — Ткачёв — Кравцов, Пилут — Яруллин;
  • Тертышный — Седлак — Гика, Телегин — Бэйлен;
  • Капустин — Стась — Пулккинен, Карпухин — Исаев;
  • Шварёв — Основин — Шабанов (Рольгизер), Кулик.

23 декабрь «Ак Барс» Казахстанның «Барыс» командасы белән көч сынашачак. Уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100