Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" Тольяттиның "Лада" командасын җиңде
Уен 5:3 исәбе белән тәмамланды.
(Казань, 20 ноября, «Татар-информ»). Бүген Казанның "Ак Барс" командасы КХЛ даими чемпионатының чираттагы уенында үз бозында Тольяттиның "Лада" клубын кабул итте. Уен "барслар" файдасына 5:3 исәбе белән тәмамланды. Әйтергә кирәк, бүген Дмитрия Обухов "Ак Барс" өчен йөзенче алкасын кертте.
Россия чемпионатларында көндәшләр 107 тапкыр очрашкан. Әлеге уеннарда "барслар" 48 тапкыр җиңгән, 45 тапкыр җиңелгән. Тагын 14 уен тигез исәпкә тәмамланган. Ә КХЛ чемпионатларында алар 14 тапкыр бер-берсенә каршы уйнаган (казанлылар - 9, Тольятти командасы 5 мәртәбә өстен чыккан).
"Ак Барс" киләсе уенны 22 ноябрь көнне Новосибирскиның "Сибирь" командасына каршы үткәрәчәк.
«Ак Барс» (Казан) – «Лада» (Тольятти) – 5:3
Алкаларны керттеләр: Стрельцов (24', 0:1), Варнаков (26', 1:1), Глухов (30', 2:1), Токранов (36', 3:1), Обухов (43', 4:1), Комаров (48', 4:2), Зернов (51', 4:3), Глинкин (59', 5:3).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз