news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» - Тольяттида, «Нефтехимик» Уфада җиңде

«Ак Барс» - Тольяттида, «Нефтехимик» Уфада җиңде

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» командасы кунакта «Лада» клубын 4:2 исәбе белән җиңде. Беренче периодтан соң 0:2 исәбе белән оттырып барган «Ак Барс» өч очко җыюга иреште. «Нефтехимик» исә, Уфада җирле «Салават Юлаев» командасын 3:1 исәбе белән отты. Хәзер турнир таблицасында «Ак Барс» - дүртенче, «Нефтехимик» унынчы урынны били.

news_right_1
news_right_2
news_bot