news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" тарихта беренче тапкыр "Йокерит"ны отты

Уен нәтиҗәсе казанлыларга 72 очко белән Көнчыгыш конференциясендә лидер булып калырга булышты

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Казанның "Ак Барс" командасы Финляндиянең "Йокерит" клубы белән үз тарихындагы беренче уенда җиңү яулады.

Кичә КХЛ чемпионатының чираттагы күчмә матчында Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре көчлерәк булып чыкты - 4:2. Ноябрь башында "Йокерит" үз бозында Магнитогорскиның "Металлург" командасына 1:4 исәбе белән оттырды, аннары рәттән җиде җиңү яулады. Ә кичә Хельсинкига Көнчыгыш конференциясенең хәзерге лидеры килде һәм финнарның җиңүләр сериясенә нокта куелды.

Исәпне күпчелектә уйнаган боз хуҗалары ачты. Әмма бу голга "барс" Кирилл Петров шактый тиз җавап бирде. Икенче периодта - Владимир Ткачев, өченчедә Илья Никулин белән Артем Лукоянов хуҗалар капкасына алка кертүгә иреште. Финал сыбызгысы яңгырарга ике минут ярым кала, Петр Коукал күпчелектән файдаланып, исәпне 4:2 ясады.

Уен нәтиҗәсе казанлыларга 72 очко белән Көнчыгыш конференциясендә лидер булып калырга булышты.

"Ак Барс" киләсе матчны иртәгә кунакта Чиләбе "Трактор"ына каршы уздырачак. 

«Йокерит» (Хельсинки) – «Ак Барс» (Казан) – 2:4 (1:1, 0:1, 1:2).   

Алкалар: Гундерсон – 3 (күпчелектә, Аалтонен), 11:07 – 1:0. Петров – 3 (Бурмистров, Меллер), 13:32 – 1:1. Ткачев – 3 (Мирнов, Лукоянов), 26:27 – 1:2. Никулин – 7 (Азеведо), 46:11 – 1:3. Лукоянов – 6 (Мирнов, Ткачев), 48:54 – 1:4. Коукал – 8 (күпчелектә, Мозес), 57:28 – 2:4.

Капкачылар: Карлссон (57:52) – Нильссон.    

news_right_1
news_right_2
news_bot