Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс"тан 21 яшьлек уенчы керткән алка айның иң яхшы голлары исемлегенә эләгергә мөмкин
Никита Язьков бу сезонда 13 уенда 4 тапкыр уңышка иреште.
(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Шанхайда “Куньлунь Ред Стар” командасына каршы уенда (2:1) җиңү китергән голның авторы – Никита Язьков җиңү китергән матчтан соң клубның матбугат хезмәте аша үз фикерләре белән уртаклашкан.
Хоккей белгечләре, “Ак Барс”ның 21 яшьлек уенчысы керткән алка Континенталь хоккей лигасында айның иң яхшы голлары исемлегенә керергә мөмкин, дигән фикер җиткерә.
“Анысын күз күрер. Үзем канәгатьме, дисезме? Минемчә, гол ярыйсы гына килеп чыкты”, – дигән Никита Язьков.
Сүз уңаеннан, Никита Язьков бу сезонда “Ак Барс” өчен 13 уенда чыгыш ясап, 4 тапкыр уңышка иреште.
“Кайвакыт уенны үз кулыңа алып карарга кирәк. Әлеге матчта шулай эшләдем дә. Шулай эшләп карамасам, гол да кертмәгән булыр идем”, – дип искә алды уенчы “Куньлунь Ред Стар” командасы капкасына керткән алкасын.
Исегезгә төшерәбез, “Ак Барс” кичә Пекин клубын 2:1 исәбе белән отты.
видео: khl.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз