(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә "Ак Барс" хоккей клубы сакчы Владимир Денисов белән контракт имзалаган, аңа 30 яшь. Яңа уенчы 4 нче номер белән чыгыш ясаячак.
Владимир Денисов Новополоцкида уйный башлаган. "Химик"-СКА (Новополоцк), "Юниор" (Минск), "Керамин" (Минск), "Динамо" (Минск), "Лада" (Тольятти), "Лейк Эри Монстерз" (Кливленд, США), "Джонстаун Чифс" (Джонстаун, США), "Хартфорд Вулф Пэк" (Хартфорд, США), "Амбри-Пиотта" (Куинто, Швейцария), "Торпедо" (Түбән Новгород) командалары өчен чыгыш ясаган, дип хәбәр итә "барс"ларның матбугат хезмәте.