news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс"та буыннар алышына, әмма уен схемасы саклана – Фёдор Канарейкин

"Авангард" командасы баш тренеры, "Ак Барс"ның җиңү өчен генә уйнаячагын белгән идек, диде.

"Ак Барс"та буыннар алышына, әмма уен схемасы саклана – Фёдор Канарейкин
Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Омскиның "Авангард" командасы баш тренеры Фёдор Канарейкин Көнчыгыш конференция 1/2 финал раундында "Ак Барс" хоккейчыларына каршы беренче уенда оттыруга (1:2 ОТ) карата үз фикерен җиткерде.

"Уен тулысынча тигез булды. Көндәш команда җиңде, чөнки алар бергә күбрәк алка кертә алды. Тәртипкә кагылышлы сораулар бар – кагыйдә бозулар күп булды", – дип белдерде Канарейкин.

Ул шулай ук Казан командасының сактагы көчле уенын да телгә алды.

"Ак Барс"ның тәртипле команда икәнен беләбез. Зиннәтулла Хәйдәрович анда күптән эшли инде, барысы да җайга салынган, системалы уен. "Ак Барс"та буыннар алмашына, әмма уен схемасы саклана. Системалы уен, җиңү өчен уйнау. Без бу уенны көттек, әзерләнгән идек", – диде "Авангард" командасы баш тренеры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100