news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" Түбән Новгородтагы турнирны җиңү белән төгәлләде

Казан хоккейчылар 5 матчның дүртесендә җиңү яулады.

(Казан, 6 август, "Татар-информ"). Бүген "Ак Барс" хоккейчылары Түбән Новгородта өлкә губернаторы кубогына уза торган сезон алды турнирында Мәскәүнең "Спартак" командасын отты. Җиңү китергән алканы Артем Лукоянов өстәмә билгеләнгән вакытның 3 нче минутында кертте – 2:1. 

Шулай итеп, "Ак Барс" турнирда Казан командасы 5 матчның дүртесендә җиңү яулады: моңа кадәр "Автомобилист" (4:3 ОТ), "Салават Юлаев" (4:3) һәм Новокузнецкиның "Металлург" (5:0) командаларын отты, ә боз хуҗалары – "Торпедо" командасына оттырды (1:3). 

Хоккей. Түбән Новгород губернаторы кубогына сезон алды турниры. "Ак Барс" (Казан) – "Спартак" (Мәскәү) – 2:1 ОТ(0:1, 0:0, 1:0, 1:0).
 
0:1 Лаюнен (Лещенко, Пепеляев, 10:26, күплектә)
1:1 Лазарев (Свитов, Сидоров, 42:47)
2:1 Лукоянов (Чибисов, 52:08)
Капкачылар: Гарипов – Свенссон.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100