news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Түбән Новгород хоккейчыларына җиңелде

Казан хоккейчылары киләсе уенны Владивостокта үткәрәчәк.

«Ак Барс» Түбән Новгород хоккейчыларына җиңелде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккей командасы Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Түбән Новгородның «Торпедо» командасын кабул итте. «Ак Барс» — «Торпедо» уены Түбән Новгород командасы файдасына 1:4 исәбе белән төгәлләнде.

Беренче период. Тугызынчы минутта Владимир Галузин гол кертте, бу аның өчен «Ак Барс» составында керткән беренче алкасы булды (1:0).

Икенче период. Җиденче минутта «Торпедо» һөҗүмчесе Антон Шенфельд исәпне тигезләштерде (1:1). Ундүртенче минутта Данил Веряев «Ак Барс» капкасына гол кертте (1:2).

Өченче период. Сигезенче минутта «Торпедо» уенчысы Антон Шенфельд икенче алкасын кертеп, дубль ясады (1:3). Унтугызынчы минутта Данил Веряев та үзенең икенче алкасын кертте (1:4).

.Командалар составы:

«Ак Барс»:

Билалов (Мифтахов);

Фрэттин — Кормье — Петров, Виртанен — Викстранд;

Азеведо — А. Галимов — Зарипов, Яруллин — Лямкин;

Галиев — Тихонов — Воронков, Юдин — Журавлёв;

Фисенко — Галузин — Ли (Дыняк), Аверин.

«Торпедо»:

Линдбек (Тихомиров);

Варнаков — Шрёдер — Җәфәров, Орлов — Баранцев;

Бочаров — Шор — Рэтти, Геноуэй — Зборовский;

Шенфельд — Ильин — Веряев, Минеев — Мишарин;

Ураков — Белевич — Шахворостов, Почивалов.

Киләсе уенны «Ак Барс» Владивосток шәһәрендә үткәрәчәк. «Адмирал» — «Ак Барс» матчы 12 гыйнвар көнне 10:00 сәгатьтә башлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100