news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ак Барс Созидание” хәйрия фондында “Җиңү” (”Победа”) акциясе өчен махсус счет ачылды

Предриятие-оешмалар, республика гражданнары шул рәвешле хәленнән килгәнчә сугыш ветераннарына ярдәм кулын суза ала

Казан, 1 март, “Татар-информ”). Агымдагы елның маенда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтәчәк. Шул дәһшәтле елларның тере шаһитлары сафы елдан-ел сирәгәя бара. Бүгенге көндә Татарстанда 150 меңгә якын Бөек Ватан сугышы ветераны гомер кичерә. Бүген бурыч – олуг юбилены лаеклы каршылап, бәйрәмгә әзерлек һәм аны уздыру буенча барлык планны үтәп чыгу. Ветераннарның социаль-көнкүреш шарларын яхшырту, медицина ярдәме, башка ярдәм чаралары күрсәтү, матди тәэмин ителеш, ялгыз ветераннарны аерым игътибарга алу- әнә шулар.
Әлеге максатларга бюджет акчалары бүленүдән тыш, “Ак Барс Созидание” хәйрия фондында “Җиңү” (”Победа”) акциясе өчен махсус счет ачылды. Ул хәйрия акчалары җыю өчен тәгаенләнгән. Предриятие-оешмалар, республика гражданнары шул рәвешле хәленнән килгәнчә сугыш ветераннарына ярдәм кулын суза ала. Акчаларны түбәндәге реквизитлар буенча күчерергә мөмкин:
“АК Барс” банкындагы хисап счеты 40703810100020000999
Корреспондент счеты 30101810000000000805
БИК 049205805
ИНН 1658079690
КПП 165701001
ОГРН 1061600052425 (түләүнең исеме “Победа”).
ТР Министрлар Кабинеты бер көнлек хезмәт хакын “Победа” счетына күчерү тәкъдиме белән чыга һәм республика халкын бу акциягә теләктәшлек белдерергә чакыра. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100