news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» составына капитаны кайтты, тик команда Уфада җиңелде

«Ак Барс» составына капитаны кайтты, тик команда Уфада җиңелде
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Уфаның «Салават Юлаев» командасына 1:3 исәбенә оттырды. Матч Уфада узды.

«Ак Барс» капитаны Александр Радулов ике уенда бозга чыкмыйча торган иде, бүген ул составка кире кайтты.

Беренче период голларсыз үтте.

Икенче период. Ундүртенче минутта «Салават Юлаев» уенчысы Иван Дроздов исәпне ачты (1:0).

Өченче период. Дүртенче минутта Иван Дроздов Казан командасы капкасына икенче алканы кертте (2:0). Берничә секунд үтүгә, Михаил Науменков «Салават Юлаев»ны тагын бер алкага алга чыгарды (3:0). Әлеге голдан соң «Ак Барс» капаны сакларга Тимур Билалов урынына Артур Әхтәмовны чыгарды.

Периодның соңгы минутында «Ак Барс» командасы көндәше капкасына бер алка кертә алды, гол Дмитрий Яшкин исәбендә (3:1).

Командалар составы:

«Салават Юлаев»

  • Самонов (Ежов);
  • Шаров – Хмелевски – Ливо, Хәфизуллин – Коледов;
  • Дроздов – Пименов – Башкиров, Науменков – Мелош;
  • Лещенко – Ефремов – Пустозёров, Панин – Василевский;
  • Кулёмин – Кузьмин – Тимкин, Зоркин.

«Ак Барс»

  • Билалов (Әхтәмов);
  • Яшкин – Шипачёв – Радулов, Юдин – Журавлёв;
  • Свечников – Сафонов – Петров, Адамчук – Лямкин;
  • Галиев – Семёнов – Галимов, Лучевников – Войнов;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк (Быков), Вәҗиев.

«Ак Барс»ның киләсе уены Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» – «Барыс» матчы 4 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100