Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» Сочидан Казанга җиңелеп кайта
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы моңа хәтле унбиш уен рәттән җиңелеп барган «Сочи»га 1:3 исәбенә оттырды. Матч Сочида узды.
Беренче период. Унберенче минутта «Сочи» һөҗүмчесе Дмитрий Уткин исәпне ачты (1:0). Өч минуттан Дмитрий Уткин икенче алкасын кертте (2:0).
Икенче период. Унтугызынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, команда капитаны Александр Радулов гол кертте (2:1).
Өченче период. Унтугызынчы минутта «Сочи» һөҗүмчесе Николай Чебыкин алканы «Ак Барс»ның буш капкасына кертте (3:1).
Командалар составы:
«Сочи»
- Богданов (Бердин);
- Кузнецов – Криштоф – Бракко, Грэм – Галенюк;
- Тянулин − Хөснетдинов – Чебыкин, Волков – Крощинский;
- Перевалов – Попов – Гәрәев, Корягин – Манухов;
- Сероух − Уткин – Авершин (Климов), Мачулин.
«Ак Барс»
- Билалов (Мифтахов);
- Кагарлицкий – Шипачёв – Радулов, Юдин – Журавлёв;
- Кошелев– Семёнов – Барбер, Князев – Миллер;
- Галимов – Сафонов – Петров, Адамчук – Лучевников;
- Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Марченко.
«Ак Барс»ның киләсе уены Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Лада» командасына каршы матч 18 гыйнварда 19:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз