news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Сочидан җиңеп кайта, хәлиткеч алканы команда капитаны кертте

«Ак Барс» Сочидан җиңеп кайта, хәлиткеч алканы команда капитаны кертте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары «Сочи» командасын 3:2 исәбенә җиңде. Уен Сочида узды.

Беренче периодның беренче минутында ук исәп ачылды, голны «Сочи» уенчысы Даниил Сероух кертте (1:0). Унҗиденче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимовның голы исәпне тигезләде (1:1).

Икенче периодның дүртенче минутында Василий Мачулин алканы Казан командасы капкасына кертте. «Ак Барс» тренеры Әнвәр Гатиятуллин хөкемдарларга видеокабатлау карауны сорап мөрәҗәгать итте, гол кагыйдә бозмыйча кертелгән дип билгеләнде, ул исәпкә алынды (2:1).

Өченче периодның унөченче минутында Артём Галимов «Сочи» капкасына икенче алкасын кертте (2:2).

Төп вакыт тәмамлангач, җиңүчене билгеләр өчен командалар өстәмә вакытта көч сынашты. Овертаймда голны «Ак Барс» капитаны Дмитрий Яшкин кертте һәм командага җиңү китерде (2:3).

Командалар составы:

«Сочи»

  • Иванов (Волохин);
  • Гәрәев – Попов – Тянулин, Волков – Грэм;
  • Сероух – Хафизов – Хохлачёв, Мокрушев – Федотов;
  • Федотов – Уткин – Авершин, Корягин – Мачулин;
  • Кузнецов – Спиридонов – Швырёв, Баклашёв – Васильков.

«Ак Барс»

  • Арефьев (Носов);
  • Петан – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Журавлёв – Марченко;
  • Жулин – Комков – Кошелев, Юдин – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Бровкин (Җамалтдинов), Лучевников.

«Ак Барс»ның киләсе уены Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. Мәскәү «Динамо»сына каршы матч 3 декабрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100