news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» Сочида оттырса да, серияне откан

Казанлылар Әлмәттә "Нефтяник" белән иптәшләрчә матч үткәрәчәк.

«Ак Барс» Сочида оттырса да, серияне откан
Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Сочида икенче контроль матчта Казанның “Ак Барс” командасы 1:3 исәбе белән “Сочи” хоккей командасына оттырды.

Бүген казанлылар оттырды, әмма алдан килешенгәнчә, ике матч сериясендә тигез исәп булганга, җиңүче матчтан соңгы буллитлар сериясендә билгеләнде. Казанлылар менә шул сериядә отты да инде. 

11 февральдә казанлылар Әлмәттә “Нефтяник” белән иптәшләрчә матч үткәрәчәк. “Ак Барс” Мәскәүдә тагын өч контроль уенда (20 февраль – «Динамо», 21 һәм 23 февраль – ЦСКА белән) уйнаячак.

«Сочи» хоккей командасы (Сочи) – «Ак Барс» (Казан) – 3:1 (2:0, 0:1, 1:0).

Алкаларны керттеләр: Ларичев (3, 45), Точицкий (20) - Ткачев (31).

news_right_1
news_right_2
news_bot