news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс» Шанхайда «Куньлунь»ны җиңеп "Көнчыгыш" конференциясендә икенче урынга чыкты

Киләсе уенда барслар 26 сентябрьдә Казанда Минск «Динамо»сына каршы уйнаячаклар.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген кич КХЛ чемпионатының чираттагы матчында Казан «Ак Барс»ы үз тарихында беренче тапкыр Кытайда уйнап, «Куньлунь»ны 3:2 исәбе белән җиңде.

Хабаровскида җиңелгәннән һәм Владивостокта буллит буенча җиңгәннән соң казанлыларга Ерак Көнчыгыштагы турнены уңышлы төгәлләү бик мөһим иде. Һәм «Ак Барс» Шанхайда шуңа иреште дә.

Кунаклар капкасын Станислав Галимов саклады. Ул Эмиль Гариповны «Адмирал» белән элеккеге матчта уйнаганда өченче период башында алыштырган иде. Ә «Куньлунь» капкасына Казан хоккеенда тәрбияләнгән Андрей Макаров баскан иде. Хуҗалар уенчылары составында өч кытай хоккейчысы бар иде. Калган уенчылар – европалылар, шул исәптән баш тренер Владимир Юрзинов.

Җиңү «Ак Барс»ны КХЛның Көнчыгыш конференциясендә икенче урынга күтәрде. Казанлылар исәбендә 14 матчтан соң 21 очко тупланды. Киләсе тур, 26 сентябрьдә өйдә, Минск «Динамо»сы белән уйнаячаклар.

«Куньлунь» (Пекин, Кытай) – «Ак Барс» (Казан, Россия) – 2:3 (1:2, 1:0, 0:1).

Алкалар: Марцинко (6), Салмела (24) – Секач (7), Малыхин (8), Чибисов (51).

Штраф: 30-24.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100