Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" сезонда икенче тапкыр "Амур" белән очраша
КХЛ-ТВ һәм ТНВ телеканаллары хоккей яратучыларга очрашудан турыдын-туры трансляция тәкъдим итә
(Казань, 14 ноября, «Татар-информ»). Бүген Казанның «Ак Барс» командасы Хабаровскида Континенталь хоккей лигасы чемпионатының чираттагы матчын уздыра.
"Амур" белән очрашу Мәскәү вакыты белән 12.00дә башлана. "Амур" - "Ак Барс" матчына Александр Соин (Мәскәү), Роман Щенев (Тольятти), Дмитрий Голяк, Иван Дедюля (икесе дә – Минск) кергән хөкемдарлар бригадасы хөкем күрсәтә. КХЛ-ТВ һәм ТНВ телеканаллары хоккей яратучыларга очрашудан турыдын-туры трансляция тәкъдим итә (репортажлар - 11.50 һәм 12.00дә башлана). Бу сезонда комадалар очрашты инде: 23 сентябрь көнне Казанда "барслар" өстен чыкты - 3:1 (Варнаков-2, Азеведо; Гашчак). Ил чемпионатлары кысаларында көндәшләр бер-берсе белән 41 тапкыр уйнаган: казанлылар активында 27 җиңү, 12 җиңелү, ике уен тигез исәпкә тәмамланган (алкалар аермасы - 140-90).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз