Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» сезонда беренче тапкыр «Нефтехимик» ка оттырды
Кичә матч Крикунов командасының җиңүе белән тәмамланды
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). КХЛ ның даими чемпионатының бу сезоны соңгы өй матчында Казанның «Ак Барс» хоккейчылары җиңелде.
Зиннәтулла Биләлетдинов спортчылары Татарстан уенында Түбән Каманың “Нефтехимик” командасын кабул итте. Ике көндәшнең дә максатлары югары иде. Казанлылар узган матчта “Лада” тарафыннан җиңелде һәм, әлбәттә, җанатарлар алдында сынатасы килмәде. Ә «Нефтехимик» плей-оффка чыгарга өметләнеп һәр очкодан файдаланды.
Шулай итеп Владимир Крикунов командасы көчле булуын күрсәтте. Түбән Кама спортчылары Көнчыгыш конференция лидерын 2:1 исәбе белән җиңде.
"Нефтехимик" 57 матчтан 70 очко җыйды һәм плей-оффка эләгү мөмкинлеген саклап, Көнчыгышта 10 урынны били. 18 февральдә киләсе матчта "Ак Барс" Чиләбенең “Трактор” командасы белән уйный.
"Ак Барс" (Казан) – "Нефтехимик" (Түбән Кама) – 1:2 (0:2, 0:0, 1:0)
Голлар: Здунов – 2 (Билалов, Рыбин), 5:14 – 0:1. Здунов – 3 (Рыбин), 9:53 – 0:2. Мирнов – 8 (бол., Рылов, Врана), 45:43 – 1:2.
Капкачылар: Нильссон (58:32) – Колппанен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз