Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Ак Барс” “Северсталь”ны җиңеп, Көнчыгыш конференциясендә лидерлыкка чыкты
Казанлыларга җиңүне янә Янне Песонен алкасы китерде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Казанның “Ак Барс” командасы Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясендә лидерлыкка чыкты.
Кичә Зиннәтулла Биләлетдинов канаты астында уйнаучылар Череповецта “Северсталь” командасын 2:1 исәбе белән отуын бәйрәм итте. Әмма Көнчыгыш лидерлыгына чыгуда “барс”ларга “сталевар”ларны җиңү генә түгел, “Торпедо”ның “Магнитка”ны җиңүе дә мөмкинлек бирде.
Ике период дәвамында командалар җанатарларны капкага кертелгән алкалар белән сөендерә алмады. Матч язмышы өченче периодта хәл ителде. Башта Артем Лукоянов счетны ачып җибәрде. Ун минут узуга, боз хуҗалары исәпне тигезләде – Николай Стасенко егылган хәлдә сакчы һәм капкачыдан остарак булып чыкты. Эш овертаймга якынлаша иде, тик Янне Песоненның югары почмакка атуы, хәлне башка якка борып куйды. Нәтиҗәдә, финн, ике көн элек ЦСКА командасына каршы уйнагандагы кебек үк, ”Ак Барс”ка җиңү китерде. Песонен сезонда җиденче голын кертеп, казанлыларның иң яхшы снайперы булды.
Шулай итеп, казанлыларның читтәге турнесы тәмамланды. Чираттагы матч Казанда Гагарин Кубогының хәзерге хуҗасы – Магнитогорскиның “Металлург”ына каршы узачак. Уен 27 нче октябрьдә үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз