news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» Санкт-Петербургта Шанхай командасын отты

«Ак Барс» Санкт-Петербургта Шанхай командасын отты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Шанхайның «Драконы» командасын 3:2 исәбенә җиңде. Уен Санкт-Петербургта узды.

Беренче периодның унсигезенче минутында исәп Шанхай командасы файдасына ачылды, голны Остин Вагнер кертте (1:0).

Икенче периодның җиденче минутында Райли Саттер «Драконы» командасын тагын бер алкага алга чыгарды (2:0). Уникенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов гол кертте (2:1). Периодның соңгы минутында Александр Барабанов исәпне тигезләде (2:2).

Өченче период голларсыз узды. Өстәмә вакытта да хәлиткеч алка кермәде. Җиңүче, капкачы белән бергә-бер калып, буллит бәрүләрдә ачыкланды. Бу уенда «Ак Барс» отты (2:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Арефьев);
  • Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
  • Хмелевский – Сафонов – Галимов, Карпухин – Марченко;
  • Алистров – Фисенко – Денисенко, Фальковский – Лучевников;
  • Дыняк – Кателевский – Бровкин (Җамалтдинов).

«Драконы»

  • Рибар (Тихомиров);
  • Меркли – Куинни – Лабанк, Харпур – Райлли;
  • Попугаев – Спунер – Рендулич, Сомерби – Брынцев;
  • Вагнер – Джозефс – Фу, Валенцов – Кленденинг;
  • Сукезе – Саттер – Кузнецов.

25 ноябрьдә «Ак Барс» Мәскәүдә «Спартак» командасына каршы уйнаячак. Матч 19:30 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot