Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» Санкт-Петербургта җиңелде
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Санкт-Петербургның СКА командасына 2:3 исәбенә җиңелде. Уен Санкт-Петербургта узды.
Беренче периодның уналтынчы минутында Алесандр Хмелевский исәпне «Ак Барс» файдасына ачты (0:1).
Икенче периодның дүртенче минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, СКА уенчысы Марат Хәйруллин исәпне тигезләде (1:1).
Өченче периодның бишенче минутында Матвей Поляков Санкт-Петербург командасын алга чыгарды (2:1). Унөченче минутта СКА капитаны Сергей Плотников гол кертте, алка «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда керде (3:1). Унсигезенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, сакчы Митчелл Миллер гол кертте (3:2).
Командалар составы:
СКА
- Иванов (Плешков);
- Зыков – Воробьёв – Хәйруллин, Галенюк – Савиков;
- Плотников – Недопёкин – Голдобин, Сапего – Филлипс;
- Лайпсик – Бландизи – Гримальди, Педан – Зеленов;
- Лотфуллин – Дишковский – Поляков.
«Ак Барс»
- Арефьев (Коновалов);
- Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
- Хмелевский – Сафонов – Сем. Терехов, Карпухин – Марченко;
- Денисенко – Фисенко – Биро, Фальковский – Князев;
- Дыняк – Кателевский – Бровкин (Бардин), Потапов.
20 декабрьдә «Ак Барс» Уфаның «Салават Юлаев» командасына каршы уйнаячак. Матч Уфада 14:30 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз