news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» - «Салават Юлаев» матчы Керчьта булган фаҗига корбаннарын искә алу белән башлана

18 октябрьгә планлаштырылган КХЛ даими чемпионаты уеннары башланыр алдыннан бер минут тынлык игълан ителәчәк.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). «Ак Барс» һәм «Салават Юлаев» хоккей клублары арасындагы бүгенге матч Керчьта булган фаҗига корбаннарын искә алу белән башлана. Бу хакта Континенталь хоккей лигасының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүген КХЛ даими чемпионаты уеннары башланыр алдыннан бер минут тынлык игълан ителәчәк. 18 октябрьгә барлыгы тугыз матч планлаштырылган.

Казан һәм Уфа клублары «Татнефть Арена» боз сараенда очраша. Матч 19.30 сәгатьтә башлана.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Ленин бакчасында Керчьта булган фаҗига корбаннарына мемориал урнаштырылуы хакында хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot