(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). КХЛ чемпионатының 4 нче татар-башкорт дербиенда Казанның «Ак Барс» командасы Уфаның «Салават Юлаев» командасына оттырды.
Бүген Уфада Зиннәтулла Билалетдинов спортчылары 2:4 исәбе белән җиңелде.
24 ноябрьдә «Ак Барс» үз боз мәйданчыгында Санкт-Петербургның СКА командасы белән уйный.
«Салават Юлаев» (Уфа) – «Ак Барс» (Казан) – 4:2 (2:0, 1:2, 1:0).