news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» сакчысы КХЛ йолдызлары матчында бозга чыгачак уенчылар исемлегенә кергән

Харламов дивизионы командалары сакчылары арасында җанатарларның иң күп тавышын Канада хоккейчысы җыйган.

«Ак Барс» сакчысы КХЛ йолдызлары матчында бозга чыгачак уенчылар исемлегенә кергән
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). «Ак Барс» сакчысы Пол Постма Континенталь хоккей лигасы йолдызлары матчында бозга чыгачак уенчылар исемлегенә кергән. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы рәсми порталында хәбәр ителә.

Харламов дивизионы командалары сакчылары арасында җанатарларның иң күп тавышын Канада хоккейчысы җыйган.

  • КХЛ йолдызлары атналыгы Татарстанда 12 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 12-13 гыйнварда Түбән Камада – Яшьләр хоккей лигасы Чакыру Кубогы һәм Хатын-кызлар хоккей лигасы йолдызлары матчы, 19-20 гыйнварда исә Казанда Мастер-Шоу һәм КХЛ йолдызлары матчы узачак.

Җанатарлар өчен бәйрәм чаралары Әлмәттә дә оештырылачак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot