Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" Рига "Динамо"сы белән очрашачак
Хоккей яратучылар "Динамо" белән "Ак Барс" очрашуы трансляциясен 14 ноябрьдә "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалыннан карый алачак.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 ноябрьдә, Татарстанның «Ак Барс» командасы Ригада чираттагы Континенталь хоккей лигасы чемпионаты матчын үткәрәчәк. «Динамо» белән очрашу – 20 сәгать 30 минутта булачак (Мәскәү вакыты белән), дип хәбәр итә «Ак Барс» хоккей клубы матбугат хезмәте.
«Динамо» (Рига) – «Ак Барс» (Казан) матчына Континенталь хоккей лигасы арбитрлары: Алексей Белов, Петер Гебеи, Юрий Иванов, Александр Сысуев хезмәт күрсәтәчәк.
Хоккей яратучылар очрашу трансляциясен «Татарстан - Яңа гасыр» (репортаж 20 сәгать 30 минутта башлана) һәм «КХЛ HD» (20 сәгать 20 минутта) телеканалларында карый алачак.
КХЛ чемпионатлары кысаларында «Ак Барс» һәм Рига «Динамо»сы 16 тапкыр очрашкан: нәтиҗәдә казанлыларда - 5 җиңелү һәм 11 җиңү (алкалар аермасы 45-32). Быелгы сезонда да көндәшләр инде очрашты: 30 сентябрьдә Казанда «барслар» – 2:1 исәбе белән белән отты (Варнаков, Попов; Маллен).
Мәгълүм булганча, казанлылар 1963-1995 елларда СССР һәм Яшьләр хоккей лигасы чемпионатларында Рига командасы белән аз уйнамадылар. Ул вакытта аларның исемнәре «Даугава», «Динамо», «Рига» хоккей клубы, «Пардаугава» дип атала иде. 39 очрашуда казанлылар 16 җиңү яулады, 5 тапкыр көчләр тигез булды һәм 18 тапкыр оттырдылар (алкалар аермасы 130-139).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз