news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» регуляр чемпионатның соңгы уенын җиңү белән тәмамлады, алда плей-офф

«Ак Барс» регуляр чемпионатның соңгы уенын җиңү белән тәмамлады, алда плей-офф
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Владивосток шәһәренең «Адмирал» командасын 4:2 исәбенә җиңде. Матч Казанда «Спорт сарае»нда узды.

Матч алканы символик рәвештә бозга атудан башланды, алканы Савва Скотников атты. «Ак Барс» клубы хәбәр итүенчә, «Ак Барс» бүген 17 яшьлек капкачы Савва Скотников белән бер көнлек контракт төзеде. Хоккейчыга уен свитеры тапшырылды, шулай ук команда киенү бүлмәсендә шәхси урын бүлеп бирелде.

Июнь аенда «Ак Барс»-2006 капкачысы Савва Скотников күнегүләр вакытында аңын югалта, табиблар аңа баш мие аневризмасы өзелгән дигән диагноз куя. Савва берничә операция кичерә һәм аңына килә башлый, бүген ул дәвалануын дәвам итә.

Беренче период. Алтынчы минутта «Ак Барс» сакчысы Дмитрий Юдин исәпне ачты (1:0). Җиденче минутта Семён Кошелев «Адмирал» капкасына икенче алканы кертте (2:0). Унбишенче минутта Кирилл Семёнов өченчене кертте (3:0).

Икенче период голларсыз үтте.

Өченче период. Өченче минутта «Адмирал» уенчысы Дмитрий Завгородний гол кертте (3:1). Алтынчы минутта «Адмирал» капитаны Либор Шулак командасының артка калышуын киметте (3:2). Унберенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Илья Сафонов гол кертте (4:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Галиев – Семёнов – Кошелев, Юдин – Миллер;
  • Барбер – Шипачёв – Петров, Лучевников – Лямкин;
  • Галимов – Сафонов – Радулов, Князев – Марченко;
  • Лукоянов – Кателевский – Быков (Кагарлицкий).

«Адмирал»

  • Демченко (Иванов);
  • Горшков – Берлёв – Фьоре, Шулак – Янчевский;
  • Бучельников – Аноховский – Шевченко, Макеев – Ибәтуллин;
  • Завгородний – Пу – Петьков, Паутов – Соловьёв;
  • Гутик – Панкратов – Корбит (Голубев), Никитин.

Шуның белән Континенталь хоккей лигасының регуляр уеннары тәмам, алга таба плей-офф этабы башлана. «Ак Барс» һәм «Автомобилист» командалары дүрт җиңүгә кадәр көч сынашачак. Дүрт уенда җиңгән команда киләсе турга үтә, ә җиңелгәне Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Беренче матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда 29 февраль көнне узачак. Уен 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100