Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» рәттән унынчы уенда җиңде, киләсе уен «Металлург» командасына каршы булачак
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Владивостокның «Адмирал» командасын җиңде. Уен Казанда узды.
Беренче периодның унынчы минутында исәп «Ак Барс» файдасына ачылды, голны Дмитрий Кателевский кертте (1:0). Алка Дмитрийның шлемына бәрелеп керде.
Икенче периодның ундүртенче минутында исәп тигезләнде, Кайл Олсон алканы «Ак Барс» капкасына кертте (1:1).
Өченче периодның икенче минутында «Адмирал» командасы алга чыкты, Павел Шэн гол кертте (1:2). Периодның соңгы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Хмелевский голы белән исәпне яңадан тигезли алды (2:2).
Өстәмә вакытның өченче минутында Илья Сафонов гол кертте, «Ак Барс» рәттән унынчы җиңүен яулады (3:2).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Бердин (Билалов);
- Яшкин – Семёнов – Алистров, Лямкин – Миллер;
- Денисенко – Хмелевский – Барабанов, Карпухин – Фальковский;
- Биро – Сафонов – Галимов, Лучевников – Князев;
- Дыняк – Фисенко – Кателевский (Җамалтдинов).
«Адмирал»
- Цыба (Хуска);
- Тертышный – Шестаков – Петухов, Ручкин – Коледов;
- Завгородний – Гераськин – Кошелев, Шулак – Леонтьев;
- Гутик – Шэн – Старков, Солянников – Дерябин;
- Дарьин – Олсон – Муранов, Школьный.
29 октябрьдә «Ак Барс» Магнитогорск шәһәренең «Металлург» командасына каршы уйнаячак. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда 19:00 башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз