Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» рәттән җиңү сериясен туктатты, команда Тольятти уенчыларына оттырды
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Тольятти шәһәренең «Лада» командасына җиңелде. Уен Казанда узды.
Беренче периодның җиденче минутында «Лада» һөҗүмчесе Евгений Грошев исәпне ачты (0:1). Тугызынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Илья Сафонов гол кертте, исәп тигезләнде (1:1).
Икенче период башлануга, Кирилл Семёнов голы «Ак Барс»ны алга чыгарды (2:1). Ундүртенче минутта «Лада» һөҗүмчесе Иван Романов яңадан исәпне тигезләде (2:2). Периодның унтугызынчы минутында Кирилл Семёнов дубль ясады, Казан командасы яңадан алга чыкты (3:2).
Өченче периодның уникенче минутында Андрей Обидин «Ак Барс» капкасына өченче алканы кертте (3:3). Унбишенче минутта алка «Лада» капкасына керде, тик ул Григорий Денисенко тимераягына тиеп керде һәм хөкемдарлар аны исәпләмәде.
Өстәмә вакытның соңгы секундларында «Лада» уенчысы Данила Дяденькин гол кертте (3:4). «Ак Барс» рәттән унбер уенда җиңгәннән соң оттырды.
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Бердин (Билалов);
- Яшкин – Семёнов – Алистров, Лямкин – Миллер;
- Денисенко – Хмелевский – Барабанов, Карпухин – Марченко;
- Пустозёров – Сафонов – Галимов, Лучевников – Фальковский;
- Дыняк – Фисенко – Җамалтдинов, Князев.
- «Лада»
Бочаров (Трушков);
- Г.Белоусов – Савчук – Михайлов, Сёмин – Коттон;
- Кугрышев – Чивилёв – Романов, Жуков – Земчёнок;
- Башкиров – Обидин – Алтыбармакян, Гуркин – Бокун;
- Дяденькин – Грошев – Червоненко, М.Белоусов.
6 ноябрьдә «Ак Барс» Минск шәһәрендә «Динамо» командасына каршы уйнаячак. Матч 19:10 башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз